news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында Гөлек авылы мәчетенең 30 еллыгы билгеләп үтелде

Минзәлә районында Гөлек авылы мәчетенең 30 еллыгы билгеләп үтелде
Фото: https://menzela.ru/

Минзәлә районында Гөлек авылында мәчетнең 30 еллыгы уңаеннан оештырылан чара ике өлештән торды. Бу хакта «Минзәлә-информ» сайтында Илшат Вәгыйзов яза.

Мәчет төзелеш тарихына кагылышлы истәлекләр, котлаулар, авылдашлар, кайткан кунакларның чыгышлары белән үрелеп барган беренче өлеш Гөлек авылы мәдәният йортында үтте. Урыс авыл җирлегенең уңган хуҗабикәләре кунакларны ачык һавада мичтә пешкән коймаклар, кайнар чәй белән каршы алды.

Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Авыл, мәхәллә тарихына кагылышлы кызыклы фактлар яңгырап, мәчет төзелешенә өлеш керткән шәхесләр исемләп аталып, сәхнә түренә чакырылдылар һәм бүләкләнделәр.

«Гөлек авылы мәхәлләсе дини гыйлем бирү буенча актив эш алып бара, биредә укучылар мөхтәсибәт үткәргән ярышларда катнашып, җиңүләр яулый. Киләчәктә дә мәчет авылны берләштереп торучы дини үзәк булып калыр, дип ышанабыз», — дип район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков имам-хатыйб Хәкимҗан хәзрәт Әгъламовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Мөгаллимә Дания Гайнетдинова мәчет каршында дини белем бирүнең ничек оештырылуы хакында сөйләде. Аның укучы шәкертләре дә чыгыш ясап, үзләренең нинди белемнәргә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.

Гөлек авылы мөселманнарын бәйрәм белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков котлады. Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова мәхәлләнең авыл тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтеп, Хәкимҗан хәзрәткә район башлыгы Айдар Салаховның Рәхмәт хатын тапшырды.

Чараның икенче өлеше мәчет бинасында дәвам итте. Биредә мул табын әзерләнгән иде. Бәйрәм өйлә намазы уку белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100