news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында мәчетнең 25 еллык юбилеена багышланган чара булды. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Бәйрәмгә чакырылган кунакларны авыл мулласы Мискать Фәрдиев сәламләде. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Мортазина бәйрәмгә килгән кунакларны котлап, мәчеткә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Мәчетне төзүдә катнашкан, үзләренең өлешләрен керткән кешеләрнең күбесе инде юк. Бәйрәмгә аларның туганнары, балалары, якыннары килгән иде.

Бәйрәмдә Хуҗәмәт авылы мәчетләре тарихын өйрәнеп, аларның үткәне һәм бүгенгесе турында бик күп мәгьлуматлар туплаган Наилә Вәлиева чыгыш ясады.

«Бүгенгесе көндә яктылык бөркеп торган мәчетебез стенасына алтын хәрефләр белән язып куярдай авылдашларыбыз бихисап. Инде берничә ел рәттән мәчетебездә дини дәресләр үткәрелеп килүе,анда авылдашларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең, балаларның да тартылуы авылның киләчәге өметле булуын дәлилли», диде ул.

Килгән кунаклар да аерым сүз алып, Хуҗәмәт авылы халкын шушындый куанычлы бәйрәм белән котладылар. Чараны оештыруда башлап йөрүче Вәсилә Искәндәровага карта да рәхмәт сүзләре яңгырады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot