news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы китапханәсендә «Фән могҗизалары» китап күргәзмәсе ачылды

Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы китапханәсе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Фән могҗизалары» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Китаплар арасында физика, химия, биология, астрономия һәм башка фәннәр турында фәнни-популяр басмаларны күрергә мөмкин. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итте.

Китапханәче Гөлфинә Әминова күргәзмәне ачу чарасында катнашучыларга фәнни дисциплиналарны өйрәнү ни өчен мөһим булуы һәм фәннең һәр кешенең көндәлек тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләде. Балалар һәм үсмерләр игътибар белән тыңлады һәм, кызыксынып, китаплар белән танышты, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot