news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы вәкилләре Актаныш районының белем бирү тәҗрибәсе белән танышты

Минзәлә районы вәкилләре Актаныш районының белем бирү тәҗрибәсе белән танышты
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районының белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе республика күләмендә игътибарны үзенә җәлеп итә. Актанышка Татарстан Республикасының Минзәлә районы вәкилләр килде, алар районның мәгариф өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән таныша. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның 1нче мәктәбе, балалар иҗат үзәге һәм Актанышның 3нче балалар бакчасы игътибар үзәгендә булды. Бу учреждениеләр үзләрен педагогик эшчәнлектә үрнәк яктан күрсәтте, балаларны укытуга һәм үстерүгә инновацион алымнар керттеләр.

Делегация вәкилләре безнең педагогларның уңышлы эш нәтиҗәләрен, методикаларын үз районнарына кертү юллары турында фикер алыша. Мондый тәҗрибә уртаклашу республикада белем бирү сыйфатын яхшыртырга һәм сәләтле балалар өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга ярдәм итәчәк.

Актаныш киләчәк буынның белем алуына һәм үсешенә инвестицияләр булдыруда башка районнар өчен үрнәк булып тора, диелгән хәбрәдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot