news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды

Минзәлә районы Тулбай авылында шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылды
Фото: Татарстан Язучылар берлеге

Минзәлә районы Тулбай авылында танылган шагыйрә Салисә Гәрәевага монумент ачылган.

«Стела бу авылда яшәүче эшмәкәрләрнең, авыл халкының үзара салым акчасы һәм авыл тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы җимеше», – дип хәбәр итә Язучылар берлеге «Минзәлә-информ»га сылтама белән.

Монумент ачу тантанасында Минзәлә муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова катнашкан һәм чыгыш ясаган.

«Мондый монумент беркайда да юк, шагыйрә исән чагында куелган стела авылга ямь биреп тора», – дип белдергән чыгыш ясаучылар. Алар моның өчен Тулбай авылы халкына рәхмәтләрен җиткергән.

Күренекле шагыйрәгә 85 яшь тулу хөрмәтенә аның шигырьләренә язылган җырлардан авыл клубында әдәби-музыкаль кичә үткәрелгән. Әлеге чарада Салисә ханымның туганнары, авылдашлары, Чаллы шәһәреннән килгән бер төркем язучылар, Урыс гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, район администрациясе вәкилләре катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100