news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы кырында игенчеләр өчен концерт куйдылар

Минзәлә районы кырында игенчеләр өчен концерт куйдылар
"Минзәлә"

Минзәлә районында «Илнур» крестьян-фермерлык хуҗалыгы игенчеләренә кырда концерт номерлары күрсәтелде. 

Дәвек, Урыс, Гөлек, Тулбай авылы клуб мөдирләре, басуга барып «Илнур» игенчеләренә күңелле ял оештырып кайттылар. Бу турыда «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.

«Авыр эшегездә унышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!», дигән теләкләрен җиткерде мәдәният хезмәткәрләре. 

Искәртик, атна башында Тауасты Байлар авылы «Ядкарь» фольклор ансамбле «Илнур» игенчеләре өчен Көлтә бәйрәме оештырган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot