news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районы делегациясе Петропавловскидагы Сабан туенда катнаша

Минзәлә районы делегациясе Петропавловскидагы Сабан туенда катнаша
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Минзәлә районы делегациясе Казахстанның Петропавловск шәһәрендә узачак Сабан туенда катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара: катнашучылар мәйданчыкны тәртипкә китерә, территорияне бизи һәм татар милли утарын җиһазлый. Экспозициянең һәр элементы кунакларны татар халкының бай мирасы белән таныштыру өчен һәр нечкәлегенә кадәр уйланылган.

Сабан туенда Минзәлә районы делегациясе традицион татар тормыш-көнкүрешен, милли киемнәрне, халык һөнәрләрен тәкъдим итәчәк. Кунаклар өчен милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылачак, аларны декоратив-гамәли сәнгать белән таныштырачаклар. Шулай ук Минзәлә районы әзерләгән татар утары безнең милләтнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кунакчыллыгын чагылдырыр дип көтелә.

Бүген катнашучылар генераль репетиция үткәрә, ә инде иртәгә төп бәйрәм чаралары башланачак. Делегация әгъзалары билгеләп үткәнчә, Казахстанда татарларны аеруча җылы һәм хөрмәт белән каршы алалар. Биредә татар мәдәниятен ихлас бәялиләр, гореф-гадәтләр белән кызыксыналар һәм кунакларны ачык йөз белән кабул итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot