news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы үткәргәннәр

Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы үткәргәннәр
Фото: "Минзәлә" газетасы

Минзәлә районы Бакчасарай авылында төзекләндерелгән мәчеттә Корбан ашы узган. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

Бакчасарай авылы мәчетендә имам-хатыйб Нәкиф хәзрәт Хафизов, остабикә Әлфия ханым тырышлыгы, авылдашларның зур ярдәме белән төзекләндерү эшләре алып барылган иде, диелә хәбәрдә.

Әлеге эшләр тәмамлангач, авыл халкы белән бергәләшеп мәчеттә Корбан ашы узды, азан тавышы яңгырап намазлар укылды. Күркәм мәҗлестә шәһәр мәчете әһелләре, күрше-тирә авылларның муллалары да катнашты.

«Бакчасарай мәчетенең әйләнә-тирәсе дә балкып тора. Авыл мөселманнары мәчет янәшәсендәге Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә куелган хәтер тактасын тәртиптә тота, әйләнә-тирәсен чистартып, матур чәчәкләр белән бизәп торалар. Нәкиф хәзрәт әлеге хәтер тактасын яңартырга һәм махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган чыгышлары белән Бакчасарай авылы егетләренең дә исемнәрен өстәргә, дигән фикер җиткерде. Төзекләндерүдән соң мәчет ачылышында, корбан ашында катнашкан һәр кеше әлеге тәкъдимне хуплап кабул итте», – дип сөйләгән Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100