Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә
Минзәлә районында Никольский кафедраль соборының гыйбадәт кылуны алып барган иерей Роман Храмутичев килүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады. Ул Ватаныбыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен догада булырга кирәклеген билгеләп үтте, аларның туганнарына һәм якыннарына игътибарлы булырга өндәде. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
«Бу изге көннәрдә сезгә җан һәм тән сәламәтлеге, бәхет һәм шатлык, иминлек һәм яхшылык телибез! Бигрәк тә бу көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезне, аларның туганнарын һәм якыннарын котлыйсы килә! Солдатларга ныклык, батырлык һәм какшамас иман телибез! Ә аларның туганнарына дога кылу, сабырлык һәм өмет кирәк. Һәм, әлбәттә, безнең ир-егетләребезне исән-сау, намус һәм шатлык белән каршы алырга насыйп булсын», - дип язылган иде ВКонтактедагы Никольский Собор сәхифәсендә.
Традиция буенча, гыйбадәткә килүчеләрне бәйрәм белән собор каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары да котлап чыгыш ясады.
Иерей Роман Храмутичев хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Минзәләгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның сәфәре көтелә, ул Никольский кафедраль соборында гыйбадәт үткәрәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз