news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә педагогика көллиятендә «Әдәби табышмак» бәйгесе үткәрелде

Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә урта һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм студентлары арасында «Әдәби табышмак» республика бәйгесе узды. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Бәйге башланыр алдыннан килгән кунакларны, катнашучыларны Минзәлә педагогия көллияте директоры Гөлназ Хәлиуллина сәламләде, ә уку йортының талантлы студентлары татар биюен башкардылар, Туфан Миңнуллинның «Җен алыштырган» әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр.

Конкурс 5 турдан торды. Аларның дүртесендә укучылар да, укытучылар да башта аерым, аннан бергәләшеп төрле сорауларга җавап биреп, үзләренең татар әдәбиятын белү дәрәҗәсен тикшерделәр. Ә соңгы, 5 нче турда, командалар үзләренең сәхнә осталыкларын тәкъдим иттеләр.

Барлык биремнәрне үтәп чыкканнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: «Яшьлек» (Әлмәт политехника техникумы), «Хуҗалар» (Минзәлә педагогия көллияте), — 1 урын, «Икътисадчылар» (Чаллы технология техникумы) — 2 урын, «Чулман» (Алабуга политехник көллияте), «Ватан саклаучылары» (Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы) — 3 урын яуладылар. Аларның һәркайсына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Шулай ук бәйгене оештыруда һәм актив катнашканнары өчен жюри әгъзалары, педагогия көллияте укытучылары Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Форсаттан файдаланып, жюри әгъзасы —КФУ Алабуга институтыннан Гомәр Даутов бәйгедә катнашучы студентларга кыскача гына әлеге уку йорты хакында мәгълүмат җиткерде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot