Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә педагогика көллиятендә 1976 елгы чыгарылыш студентлары 50 елдан соң очрашты
Минзәлә педагогика көллиятен 50 ел элек тәмамлаган «А» төркеме «алтын» юбилеен билгеләп үтәр өчен туган уку йортында җыелды. Гомер юлын укытучылык һөнәренә багышлаган ветеран-педагоглар студент елларын һәм яраткан остазларын искә алды һәм көллияттәге үзгәрешләр белән танышты. Бу хакта 1976 елгы чыгарылыш исеменнән филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Дания Сәлимова (Салихова) хәбәр итте.
«Минзәлә – мәгариф һәм талантлы педагоглар шәһәре»
Очрашу барышында чыгарылыш студентлары башта Минзәләнең 3нче номерлы мәктәбендә кунакта булды. Мәктәп җитәкчелеге кунаклар өчен экскурсия оештырды. Педагогларны мәктәптәге тәртип, чисталык, заманча җиһазландырылган аудиторияләр сокландырды. Бу – Минзәләнең бүген дә мәгариф үзәге булып калуын һәм алдынгы педагогик традицияләрне саклавын раслый, диелә хәбәрдә.
Үткәнгә хөрмәт, киләчәккә ышаныч
Минзәлә педагогика көллиятендәге очрашу тагын да дулкынландыргычрак узды. Экскурсияне Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов, көллият директоры Гөлназ Хәлиуллина һәм уку йорты хезмәткәрләре үткәрде.
Кунаклар матур аудиторияләр, интерактив такталар, компьютер класслары һәм бай музейлар белән җиһазландырылган уку йортын югары бәяләде. Аннары педагоглар, музейдагы фотостендларда үзләренең остазларын күреп, студент елларыннан иң җылы истәлекләрен барлады.
«Педагогик хезмәткә тугрылык – гомерлек сайлау»
Дания Сәлимова билгеләп үткәнчә, әлеге төркемдә укып чыккан һәр белгеч тормышын белем бирүгә багышлаган.
«Укытучыларыбыз безне белгечләр итеп кенә түгел, үз көченә ышанучы, һөнәрнең мөһимлеген аңлаучы шәхесләр итеп тәрбияләде. Безнең 25-40 еллык педагогик стаж – моның ачык дәлиле», — диде ул.
Фотоны Дания Сәлимова (Салихова) тәкъдим итте
Чыгарылыш вәкилләре арасында югары уку йорты ректоры булып эшләгән җитәкчеләр, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, Татарстанның атказанган рәссамнары бар. Бүген, педагоглар җитмәгән, яшь белгечләр акчалырак җиргә китү ягын караган чорда, безнең төркем, педагогик хезмәт өлкәсенең чал ветераннары яшь буын өчен чын үрнәк булып тора, диелә хәбәрдә.
Бердәмлек – гомерлек дуслык нигезе
Очрашуның икенче өлеше җылы дуслык мохитендә, әлеге төркемдә укып чыккан Гөлия Хәбирова белән аның тормыш иптәше Назыймның йортында дәвам итте. Элеккеге төркемдәшләр мул өстәл артында үткәннәрне искә алып, элеккеге фото һәм видеоларны карап, яшьлек җырларын көйләп, рәхәтләнеп аралашып утырды.
«Минзәләлеләр» дигән горур исемне гомер буе йөртүче бу буын вәкилләрен туган җирләренә, остазларына карата рәхмәт хисе берләштерә. Бу очрашу – педагогик хезмәткә чын тугрылык, кадерле укытучыларга карата хөрмәт һәм кешелеклелекнең матур үрнәге булып тарихка кереп калды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз