news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә мәктәбендә махсус операция хәрбиләренә ярдәм йөзеннән ярминкә үтте

Минзәлә мәктәбендә махсус операция хәрбиләренә ярдәм йөзеннән ярминкә үтте
Фото: Илсөяр Хәйретдинова

Минзәлә шәһәренең №2 башлангыч мәктәбе ишегалдында «Игелек эшләргә ашык!» хәйрия ярминкәсе булды. Укучылар, әти-әниләр, укытучылар хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләште.

Өстәлләргә кул эшләре, сувенирлар, йомшак уенчыклар, камыр ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр тутырылган кәрзиннәр урнаштырганнар. Һәр әйбер күңел җылысы һәм кайгырту кушып эшләнгән һәм җыелган.

Сатып алучылар да бүләкләрне кызыксынып сайлаган. Икенче сыйныф укучысы Игорь Халитов чәчәкле өстәл янында тукталды.

«Бүген әнинең туган көне. Бу чәчәкләр бик матур, алмыйча булдыра алмадым», – дип уртаклашты укучы малай.

Махсус операция хәрбиләре өчен үлән чәйләре ясау буенча мастер-класс кунакларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Волонтерлар җитәкчелегендә укучылар хуш исле үләннәрне сак кына бергә кушып бутады, төрле файдалы ингредиентлар кушты һәм кечкенә пакетларга тутырды. Мондый чәйләр солдатлар өчен аларны өйләрендә көтүләре һәм хәтерләүләре турында искә төшереп торачак.

Җыелган бөтен акча махсус операция хәрбиләренә ярдәмгә тотылачак.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Язма Илсөяр Хәйретдинова ярдәме белән әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot