news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә мәктәбе коллективы махсус операциядә катнашучы чыгарылыш укучыларына посылка җыя

Минзәлә мәктәбе коллективы махсус операциядә катнашучы чыгарылыш укучыларына посылка җыя
Фото: http://menzela.ru/

Минзәлә районы Урыс гомумбелем бирү мәктәбендә язгы «Мәрхәмәт» атналыгы бара. Аның кысаларында мәктәптә хәйрия ярминкәсе дә оештырылган. Бу хакта «Минзәлә» сайтында хәбәр ителә.

«Үзебезнең мәктәпне тәмамлап чыккан һәм бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче укучыларга, әтиләргә посылкалар җыябыз. Ике посылканы җибәрдек инде. Авылдашлар, сыйныфташлар мәрхәмәт акциясенә бик теләп кушылды. Шулай ук хәрбиләргә дип җыйган посылкага волонтерлар биргән коры ашлар, браслет, коры душ, мазьлар да салдык. Аларның исән-сау булып, тизрәк туган якка әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз, – диде мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Светлана Сабирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot