news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә колониясендәге хатын кияүгә чыккан

Минзәлә колониясендәге хатын кияүгә чыккан
Фото: РФ Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән

Минзәлә колониясендә хөкем срогын үтүче хатын кияүгә чыккан. Дин әһеле 36 яшьлек ир белән хатынның гаиләсен теркәгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Чараны Тикшерү изоляторы директорының дини кешеләр белән эшләү буенча урынбасары Минзәлә иерее Роман Храмутичев алып барган.

Ир сөйгәне янына изоляторга килгән. Кәләше аны чиркәү кагыйдәләре буенча ак күлмәк белән каршы алган. Хатын хөкем ителгән, хәзер ул апелляция көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot