news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә картлар йортында шагыйрә Салисә Гәрәеваны туган көне белән котладылар

Минзәлә картлар йортында шагыйрә Салисә Гәрәеваны туган көне белән котладылар
Фото: "Минзәлә" газетасы

Минзәлә картлар йортында шагыйрә Салисә Гәрәеваны туган көне белән котладылар. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

6 ноябрь – танылган шагыйрә Салисә Гәрәеваның туган көне иде. Соңгы еллардагы традиция буенча, Урыс авыл җирлеге (шагыйрәнең туган авылы Тулбай шушы җирлеккә карый) делегациясе аны туган көне белән котларга килде.

«Җирлегебез китапханәчеләре белән якташ шагыйрәбездә кунакта булдык. Аның яңа гына басылып чыккан китабын да алып бардык, шигырьләрен укыдык. Ноябрь аенда әлеге китапны киң җәмәгатьчелеккә дә тәкъдим итәчәкбез», — дип хәбәр иткән «Минзәлә-информ» га Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot