news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә кадет мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ит сатып алган

Минзәлә кадет мәктәбе коллективы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ит сатып алган
Фото: https://menzela.ru

Минзәлә кадетлар мәктәп-интернаты педагоглары махсус операциядә катнашучылар өчен коры шулпалар ясаучы волонтерларга ике тартма ит тапшырды. Бу хакта «Минзәлә» сайтында Илсөяр Хәйретдинова яза.

«Барлык егетләрнең да кайнар ризык пешерү мөмкинлеге юк. Без беләбез, фронтта коры ашларга ихтыяҗ зур. Шуңа күрә безнең коллектив волонтер кызлар өйдәге кебек тәмле ашлар әзерләсен өчен ит сатып алырга карар кабул итте», – диде профком рәисе Чулпан Рахманова.

news_right_1
news_right_2
news_bot