news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә кадет интернат-мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләп җибәрде

Минзәлә кадет интернат-мәктәбе коллективы хәрбиләргә токмач әзерләп җибәрде
Фото: © Илсөяр Хәертдинова 

Минзәлә кадет интернат-мәктәбе педагоглары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операция катнашучылары өчен өй токмачы әзерләгән. Алар волонтерларның коры ашлар әзерләү өчен өй токмачы кисү турындагы үтенеченә бик теләп җавап биргән. Интернат-мәктәпнең битараф булмаган коллективы читтә кала алмаган, игелекле эшкә актив рәвештә кушылган.

«Махсус операция катнашучылары арасында коры ашларга ихтыяҗ зур. Алар аеруча өй токмачы белән шулпа ярата. Мондый ашны ашагач, өйгә кайтып килгән, туганнар белән күрешкән төсле тоела, дип бүлешә махсус операциядә катнашучылар. Безнең теләгебез бер: солдатларыбызны тәмле өй ризыклары белән сыйлау», – ди волонтер Марина Зәйнетдинова.

Фото: © Илсөяр Хәертдинова

Өй токмачы кисүдә мәктәп остабикәләре катнашкан: сигез укытучы, шәфкать туташы, техник персонал, ашханә мөдире.

Токмач өчен ингредиентларны – он һәм 50 йомырканы – хуҗабикәләр үзләре өйләреннән алып килгән.

Дәресләрдән соң, укучылар тәрбиячеләр белән өстәмә дәресләрдә булганда, уку йортының ашханәсендә кадет интернат-мәктәбе хезмәткәрләре токмач әзерләргә керешә. Алъяпкычлар, башларына яулыклар киеп куялар. Камыр басалар, җәяләр һәм күмәкләшеп аны нечкә катламнар итеп кисәләр.

Эшләгән вакытта аларның һәрберсе үз эченнән махсус хәрби операция мөмкин кадәр тизрәк тәмамлансын дип дога кылган. Озак саклау продуктын киптереп, аны ике тартмага тутырганнар. Бу көнне барлыгы биш килограмм тәмле токмач әзерләнгән.

Хезмәткәрләр якын көннәрдә 100 йомыркадан икенче партияне ясый башлаячакларын әйткәннәр.

«Махсус хәрби операция зонасында булган егетләребезгә булышлык күрсәтергә телибез. Минзәләнең күп кенә гаиләләрендә мобилизацияләнгән яки үзе киткән ир-атлар бар. Безнең ике хезмәткәребезнең, берсенең – ире, икенчесенең – абыйсы алгы сызыкта», – дип уртаклашты профсоюз комитеты рәисе Чулпан Рахманова.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдырылганчы дәвпм итәчәген белдерә.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Материал Илсөяр Хәертдинова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100