news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә гимназия укучылары «Шәрип Шәймиев музей-йорты»нда экскурсиядә булды

Гимназиянең 3Б һәм 4Б сыйныф укучылары, директор киңәшчесе Диләрә Федотова һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гузәлия Хамматова җитәкчелегендә, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан, Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан «Шәрип Шәймиев музей-йорты«нда экскурсиядә булдылар. Бу хакта «Минзәлә» сайты яза.

Балаларга «Туган як музее» экскурсоводы, фәнни җитәкче Айгөл Ибатуллина Минтимер Шәймиевның балалык чорыннан бүгенге көнгә кадәр үткән тормыш юлы турында күп мәгълүмат җиткерде. Укучыларга бигрәк тә каралы-аклы телевизор, пластинкалы проигрыватель, чыбыклы телефон һәм зур Коръән китабы ошады. Янадан укучылар «Бабайда кунакта» паркында ял иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot