Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә елгасында балыкчы көймәдән егылып төшкән һәм батып үлгән
Татарстанда Минзәлә елгасында балыкчы батып үлгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 54 яшьлек ир-ат көймәдә балык тоткан. Ниндидер мизгелдә ул суга егылып төшкән, коткару жилеты булмаганга күрә йөзеп чыга алмаган.
Һәлакәт турындагы хәбәрдән соң вакыйга урынына водолазлар килгән. Ир-атның мәетен ярдан 800 метр ераклыкта 2,5 метр тирәнлектә тапканнар. Һәлак булучыны полициягә тапшырганнар.
«Һәлакәтнең сәбәбе – су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү», – дип белдерәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз