news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов вафат

Минзәлә драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов вафат
Фото: Минзәлә дәүләт татар драма театры

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәймәрданов вафат булган. Ул театр белән 28 ел җитәкчелек итте. Роберт Шәймәрдановның бер айдан 60 яшьлек юбилее булырга тиеш иде.

Роберт Шәймәрданов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты. 2014 елда РФ Президенты указы белән II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

«С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының элеккеге директоры Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов белән хушлашу 20 декабрьдә 10.00 сәгатьтә безнең театрда: Минзәлә шәһәре, М.Җәлил урамы, 19А йортта узачак», –  дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га театрдан.

news_right_1
news_right_2
news_bot