news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә драма театры республика мәктәп театрлары фестивален уздыра

Фото: © Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Ел башында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры дирекциясе 28 ел дәвамында театрны җитәкләгән Роберт Шәймәрданов исемендәге республика мәктәп театрлары фестивален уздыру турында карар кабул итте.

«Безнең алда легендар Роберт Шәймәрданов исемен мәңгеләштерү бурычы тора иде, ул 28 ел дәвамында безнең театрны гына җитәкләп калмады, ә бөтен Татарстан буенча театр сәнгатен үстерде», — дип сөйләде» Татар-информ» га театр директоры Илнур Гайниев.

Беренче фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай һәм Сарман районнарыннан мәктәп коллективлары катнашачак. Финалга һәр муниципалитеттан бер команда чыгачак, конкурсантлар Минзәлә театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Театр форумы ике көн - 24 һәм 25 апрельдә узачак. Хәзер сайлап алу этабы уза.

Бүгенгә, финалга ике театр коллективының чыгуы билгеле, болар - Мөслим районының Татар Шураны авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе, бу авылда Роберт Шәймәрданов туган һәм Тукай районының Калмия авылы мәктәбе.

Актаныш районыннан ике, Минзәлә районыннан берьюлы сигез мәктәп командасы иң көчле театр коллективы сыйфатында фестиваль финалына чыгуга дәгъва кыла.

«Безнең өчен Роберт Шәймәрданов - бөек кеше, иң авыр вакытларда ул коллективны берләштерне, аннан профессиональ труппа ясады, бинаны ремонтлады һәм театрны транспорт белән тәэмин итте. Быел фестиваль, мөгаен, тест режимында узачак. Без якын-тирә районнарны гына алдык, әмма киләчәктә бөтен республиканы колачларга телибез. Роберт Шәймәрдановны Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән кеше буларак беләләр», — ди Илнур Гайниев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100