news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә драма театры «Гөлҗәннәтнең җәннәте» яңартылган мелодрамасын тәкъдим итте

Минзәлә драма театры «Гөлҗәннәтнең җәннәте» яңартылган мелодрамасын тәкъдим итте
Фото: Минзәлә драма театры

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тамашачыларга яңа премьера тәкъдим итте. 1973 елда режиссер Мулланур Мостафин монда Юныс Әминов әсәре буенча «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын куйган иде. Театрга нигез салучы Сабир Өметбаев икесенә дә театр сәнгатенә фатиханы үзе бирде.

«Быел Сабир Өметбаевка 115 яшь тулган булыр иде. Безнең барлык премьералар һәм күп кенә чаралар шушы дата белән бәйле», - диде театр директоры Илнур Гайниев.

Яңартылган спектакльнең режиссеры - Байрас Ибраһимов, рәссам - Булат Ибраһимов, композитор - Гөлназ Закирова. Гөлҗәннәт ролен талантлы актриса Илсинә Миңнемуллина башкара. Спектакльдә барлыгы 9 актер катнаша.

Театрда «Татар-информ»га сөйләүләренчә, спектакльне яңарту режиссерның гаилә мөнәсәбәтләренә басым ясавына бәйле, ә элек аңа идеологик мәгънә салынган булган.

Искәртик, театрда яңа сезон 29 сентябрьдә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» трагикомедиясе белән ачылды. Спектакльнең режиссеры – Илсур Казакбаев.

88нче сезонда барлыгы 8 премьера тәкъдим ителәчәк, өстәвенә «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектакле федераль «Кече Ватан мәдәнияты» программасы буенча куела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100