Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә драма театры Башкортстанда өч спектакль тәкъдим итәчәк
2024 елның февралендә Минзәлә дәүләт татар драма театры үз спектакльләрен Уфада Башкортстан башкаласы тамашачысына тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Минзәлә театры әдәби бүлегеннән хәбәр иттеләр.
Башкорт тамашачысына Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» трагикомедиясе, Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы һәм Ильяс Закировның «Онытмаска иде үткәнне...» әдәби-драматик постановкасы тәкъдим ителәчәк.
Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев билгеләп үткәнчә, труппа Башкортстан гастрольләрен түземсезлек белән көтә, артистлар Уфа тамашачысын сагынган. Соңгы тапкыр минзәләлеләр Уфада гастрольләр белән 2018 елда булган.
Фото: © Минзәлә драма театры
«Без күршеләребездә инде биш ел булмадык. Уфадагы хезмәттәшләребез белән алдагы гастрольләр турында сөйләштек, алар безне көтә. Без үзебез дә җирле тамашачыны сөендерергә телибез. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылыр дип ышанам. Үзебезнең иң яхшы спектакльләребезне күрсәтәчәкбез, беркем дә хис-тойгыларсыз китмәс дип ышандырабыз. Гастрольләргә ныклап әзерләнәбез», — ди Илнур Гайниев.
Кичә директор Илнур Гайниев Башкорт дәүләт академия театры җитәкчесе Иршат Фәйзуллин һәм «Нур» дәүләт татар театры директоры Фирзат Габидуллин белән очрашты.
Очрашуда «Шулай булды шул» спектакленең режиссеры Илсур Казакбаев та катнашты. Яклар Минзәлә театрының киләсе елның февралендә Уфада узачак гастрольләре турында фикер алышты.
Фото: © Минзәлә драма театры
Исегезгә төшерәбез, театрда яңа сезон 29 сентябрьдә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы белән ачылды. Спектакльнең режиссеры — Илсур Казакбаев.
88 нче сезонда барлыгы сигез премьера тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта «Кече Ватан мәдәнияте» федераль программасы буенча «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (Юныс Әминов әсәре буенча) куелачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз