news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә яшәүче ир-ат, өч көн кунак булган өчен, хатынының элеккеге ирен үтергән

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада суд аңа карата чик кую чарасын билгеләячәк.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Минзәләдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат кеше үтерүдә гаепләнә.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 23 гыйнварда 41 яшьлек ир-ат һәм аның сөеклесе янына шушы хатынның элеккеге ире кунакка килгән. Йорт хуҗасының моңа кәефе кырылган һәм өйдән чыгып киткән.

26 гыйнварда әйләнеп кайткач, ул сөеклесенең элекке ире әле һаман да китмәвен күргән. Ул аны икенче бүлмәгә чакырып чыгарган һәм алар арасында низаг купкан. Нәтиҗәдә, йорт хуҗасы аларда өч көн кунак булган ирне пычак белән кадап үтергән. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Якын арада суд аңа карата чик кую чарасын билгеләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100