news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә ветеринария берләшмәсе яңа УАЗ автомобиле - мобиль комплекс белән тулыланды

Күчмә ветеринария пункты малларның сәламәтлеген кайгырту белән бергә, вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне бәла-казадан саклау мөмкинлеген дә бирәчәк.

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, "Минзәлә"). Минзәлә ветеринария берләшмәсе яңа УАЗ автомобиле белән тулыландырылган. Бу хакта "Минзәлә" газетасы хәбәр итә.

Автомобиль авылларыбызда терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен бирелде, диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Артур Илдус улы Гафуров.

Бу мобиль пункт район ветеринария берләшмәсе мал табибларына шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына барып ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Әлеге мобиль комплекс ветеринария пункты мал-туарның тоякларын эшкәртү һәм дәвалау станогы, вак йорт терлекләре өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы, авыл җирендә терлекләргә беренче ярдәм күрсәтә алырлык кораллар белән җиһазландырылган. Мобиль пунктта ток бирү өчен генератор, суыткыч, ветеринария табибына кул югыч, төрле медикаментлар куяр һәм язар өчен өстәл, кондинционер, 750 килограмм йөк күтәрешле тагылма җиһазы һәм башкасы бар.

Күчмә ветеринария пункты малларның сәламәтлеген кайгырту белән бергә, вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне бәла-казадан саклау мөмкинлеге дә бирәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100