news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә терлекчеләре малларга азык әзерли башлаган

Район буенча 5300 тонна сенаж салынган.

Минзәлә терлекчеләре малларга азык әзерли башлаган
tulachi.ru/

(Минзәлә, 21 июнь, "Татар-информ", "Минзәлә", Флүрә Мусина). Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, терлек азыгы әзерләүдә район буенча 41 берәмлек техника катнаша.

Барлык хуҗалыклар да печән хәзерләү белән мәшгуль. Район буенча барлыгы 1250 тонна печән әзерләгән. Иң күбе “Рус” хуҗалыгы 721 тонна печән әзерләгән.

Район буенча 5300 тонна сенаж салынган. Бүгенге көнгә иң күп сенаж “Заиковский” хуҗалыгында әзерләнгән. Хуҗалык эшчәннәре 3100 тонна сенаж салып куйган. Әлеге хуҗалык 1020 гектарда күпьеллык үләннең беренче катын чабуны төгәлләгән. Район буенча барлыгы 3200 гектар күпьеллык үлән чабылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100