news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театрының “Иблис” спектакле Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша

Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале быел 5 – 11 июнь көннәрендә Новороссийск шәһәрендә үтәчәк.

(Казан, 2 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Иблис” трагедиясе белән Россиянең кече шәһәр театрлары фестивалендә катнашачак. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Мәгълүмат өчен. Россиянең кече шәһәр театрлары фестивале илнең иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсе. Быел 5 – 11 июнь көннәрендә Новороссийск шәһәрендә үтәчәк.

Мәгълүмат өчен. Минзәлә татар дәүләт драма театры “Иблис” спектаклен “Россиянең кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында чыгарды. Спектакльне танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов сәхнәләштерде. Азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең шигъри тел белән язылган трагедиясен татарчага Ркаил Зәйдулла тәрҗемә итте. Рәссамы – Валерий Яшкулов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100