news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театрының "Иблис" премьерасында аншлаг көтелә – кассада билетлар калмаган

Казан тамашачысы әлеге спектакльне 2018 елда – театрның Казан гастрольләре вакытында күрә алачак.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры 24 ноябрьдә Азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең шигъри әсәре буенча Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә “Иблис” трагедиясенең премьерасын тәкъдим итә. Спектакльне танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе иясе Сергей Потапов куйды.

Дөнья буйлап спектакльләр куючы режиссерның Минзәлә театрында спектакль чыгаруы республика театр дөньясы өчен зур вакыйга булды. Спектакль "Кече шәһәр театрлары" федераль проекты кысаларында куелды.

Спектакльдә театрның танылган артистлары Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин, Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин катнаша. Иблис образын театрның яшь артисты Рөстәм Зиннуров гәүдәләндерә.

Минзәлә театрында Сергей Потапов куйган "Иблис" драмасы – әлеге әсәрнең Россиядә беренче куелышы. Театр бу драма белән бик күп халыкара һәм Россия театр фестивальләрен яуларга җыена. Театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, спектакль белән бик күп танылган театр фестивальләре кызыксына.

Исегезгә төшерәбез, 13 октябрьдә театр драманы премьера алдыннан күрсәткән иде һәм театр кунаклары белән бергә спектакльне "Татар-информ" хәбәрчеләре дә тамаша калды.

Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, премьерага билетлар сатылып беткән. Казан тамашачысы әлеге спектакльне 2018 елда – театрның Казан гастрольләре вакытында күрә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100