news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театрында бер яшьтән зурраклар өчен “Бәләкәч” театры ачылды

Минзәләнең нәни тамашачылары режиссер Алмаз Садриев куйган “Татар орнаментлары. Яңартылган бизәкләр” тамашасын карады.

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). Минзәлә театрында “Бәләкәч” (“Малютка”) бэби-театры ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Минзәләнең нәни тамашачылары режиссер Алмаз Садриев куйган “Татар орнаментлары. Яңартылган бизәкләр” тамашасын карады. Алмаз Садриев - әлеге әсәрнең авторы да.

Спектакль бер яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәкләр өчен әзерләнгән. Режиссер бэби-театрының репертуары даими рәвештә яңартылып торачак, дип белдерә. Шулай ук Алмаз Садриев “югары” хисләргә биләүдән өйрәтергә кирәк, дип санавын өстәп әйтте.

Кечкенәләр өчен куелган спектакльдә гадәттә 20 – 30 сабый була, алар үзләре дә тамашада актив катнашып китәләр. Әле сөйләшә дә белмәгән бала төрле төс, тавыш һәм хисләр илендә яши. Тамаша залында артистлар һәм балалар арасындагы үзара аңлашу мохите урнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot