news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театрында Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестивале төгәлләнде

Театр директоры Роберт Шәймәрданов һәм режиссерның хатыны Роза Сәләхетдинова җиңүчеләргә театр дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Минзәлә театрында артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестиваленә йомгак ясалды.

Мәгълүмат өчен. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры өч көн дәвамында үзенең быел җәй көне вакытсыз вафат булган режиссеры Альберт Сәхәбетдинов куеп калдырган балалар спектакльләрен күрсәтте. 30 ноябрь көнне 10.00 , 13.00 сәгатьләрдә О.Уайльд буенча куелган «Йолдыз-малае» тәкъдим ителсә, 1 декабрьдә шул ук сәгатьләрдә “Морозко” рус халык әкияте күрсәтелде. Бүген тамашачы Тукай әкияте буенча куелган “Тапкыр кәҗә турында әкият”не карады.

Спектакльдән соң артист һәм режиссер Альберт Сәхәбетдинов истәлегенә балалар театр фестиваль кысаларында оештырылган балалар иҗаты конкурсына йомгак ясалып, җиңүчеләр игълан ителде. Фестивальне йомгаклау тантанасына Альберт Сәләхетдиновның хатыны Роза Сәләхетдинова белән кызы Айгөл дә килгән иде. Театр директоры Роберт Шәймәрданов һәм Роза Сәләхетдинова җиңүчеләргә театр дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Искәртеп үтәбез, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов 8 августта 48 яшендә вафат булды. Альберт Сәхәбетдинов Минзәлә театрында өч сезон эшләгән иде. Үткән сезонда ул куйган «Тапкыр кәҗә» курчак спектакле «Тантана» театр премьерасына лаек булды. Режиссер сезон ябылыр алдыннан Гернетның «Шаян Гарәфи» («Гусенок Дорофей») курчак спектаклен чыгарган. 2017 елда Альберт Сәләхетдинов куйган спектакль "Тантана" театр премиясенә лаек булган иде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100