Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театрына яңа баш режиссер билгеләнде
Яңалыкны Минзәлә театры коллективының җәйге яллардан соң уздырылган беренче гомуми җыелышында театр директоры Илнур Гайниев игълан иткән.
(Казан, 9 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына бүгеннән баш режиссёр итеп Булат Бәдриев билгеләнде.
«Яңалыкны Минзәлә театры коллективының җәйге яллардан соң уздырылган беренче гомуми җыелышында театр директоры Илнур Гайниев игълан итте», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. Булат Бәдриевне иҗади труппа бик җылы каршы алган.
- Булат Бәдриев Минзәлә театры коллективы өчен яңа кеше түгел. Ул бу театрның данлыклы артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләрнең улы. Быел ул театрда чакырылган режиссер буларак Аманулланың «Көзге кырау» пьесасы буенча «Көзге кырау» спектаклен чыгарган иде.
- Булат Бәдриев 1971 елның 8 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Биредә 1996- 2003 елларда баш режиссер булып эшләгән. Төрле елларда А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында, М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрларында хезмәт куйган.
Театр режиссеры Дамир Сәмирханов та театрда режиссер булып эшләвен дәвам итә. Ул бу театрда 2009 елдан бирле эшли
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз