Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә театры үзенең күренекле артисты Хафиз Хамматуллинны котлады
Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин 60 яшьлек юбилее көнне премьера чыгарды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Минзәлә театрында Аманулланың «Ташлап китмә…» мелодрамасының премьерасы Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллинның 60 яшьлек юбилее көненә туры килде.
«Хафиз абый гомере буе шушы театрга тугры булып яшәгән аксакал артистларыбызның берсе. Ул безнең бик күренекле шәхесебез», диде театр директоры Илнур Гайниев.
«Сез район күләмендә генә түгел, республика күләмендә билгеле, хөрмәтле шәхес. Коллективын ихтирамын тоеп яшәгез», — диде Хафиз Хамматуллинны котларга килгән Минзәлә районы башлыгының беренче урынбасары Наил Хисанбиев. Ул артистка ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.
Актерны котларга Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев, Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм театр артисты Булат Сәлахов килгән иде.
«Татар театрының „Тугрылык өчен“ медале булдырылса, мин аны Хафиз Хамматуллинга бирер идем. Чөнки бу театрга аның кебек тугры кешене табып булмас», диде Фәридә Исмәгыйлева. «Минзәлә театрында эшләү ул Казан театрларында эшләү генә түгел инде», дип өстәде ул.
«Сәламәтлек булса бәхет елмаер инде ул, сәламәт булыйк! Барыгызга да рәхмәт», диде Хафиз Хамматуллин.
Хафиз Хамматуллин Минзәлә татар дәүләт драма театрына 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлап килә. Театрның репертурын тотучы артист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз