news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры яңа логотип уйлап табучыга зур бүләк вәгъдә итә

Бәйгенең төп шарты — яңа логотип Минзәлә театрының йөзен яңача танытсын.

Минзәлә театры яңа логотип уйлап табучыга зур бүләк вәгъдә итә
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры театр логотибын яңарту буенча конкурс игълан итә. Быел театр үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм шул уңайдан логотибын үзгәртәчәк.

Театр хәбәренчә, бәйгенең төп шарты — яңа логотип Минзәлә театрының йөзен яңача танытсын. Катнашучыларга яшь буенча чикләүләр куелмый.

Хезмәтләр 2020 елның 1 декабренә кадәр mendram@mail.ru адресы буенча кабул ителә. «Җиңүчене зур бүләк көтә», — дип вәгъдә итә театр вәкилләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100