news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры вакытсыз вафат булган режиссеры Альберт Сәхабетдинов истәлеген яңарта

30 ноябрь, 1-2 ноябрь көннәрендә театр сәхнәсендә Альберт Сәхабетдинов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры үзенең быел җәй көне вафат булган режиссеры Альберт Сәхабетдинов истәлегенә Балалар театр фестивале үткәрә. Бу хакта мәгълүмат театрның рәсми сайтына урнаштырылган.

30 ноябрь, 1-2 ноябрь көннәрендә театр сәхнәсендә Альберт Сәхабетдинов куйган спектакльләр күрсәтеләчәк. 30 ноябрь көнне 10.00 , 13.00 сәгатьләрдә О.Уайльд буенча куелган «Йолдыз-малае» тәкъдим ителсә, 1 декабрьдә шул ук сәгатьләрдә “Морозко” рус халык әкиятен карарга мөмкин. 2 декабрьдә Тукай әкияте буенча куелган “Тапкыр кәҗә турында әкият” күрсәтелә.

Искәртеп үтәбез, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Альберт Сәхәбетдинов 8 августта 48 яшендә вафат булды. Альберт Сәхәбетдинов Минзәлә театрында өч сезон эшләгән иде. Үткән сезонда ул куйган «Тапкыр кәҗә» курчак спектакле «Тантана» театр премьерасына лаек булды. Режиссер сезон ябылыр алдыннан Гернетның «Шаян Гарәфи» («Гусенок Дорофей») курчак спектаклен чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100