Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театры сезоны Илгиз Зәйниев комедиясе белән ябылды
Театр өчен махсус язылган комедиясен драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев үзе куйды. Әсәр театрның яшь артистларын күздә тотып иҗат ителгән.
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт театры сезонын Илгиз Зәйниевның «Ситса туй» комедиясе белән япты. Спектакль «Кече ватан театрлары» проекты кысаларында куелган.
«Без театр сәхнәсенә бүгенге көннең иң актуаль проблемаларын чыгарырга тырышабыз. Минзәлә театры тарихында бу Илгиз Зәйниевның беренче эше һәм алга таба да бергә эшләргә насыйп булсын», — диде театр директоры Илнур Гайниев спектакльдән соң сәхнәгә чыгып.
«Узган елда тугыз премьера чыкты, бишесе икенче ярты еллыкта. Мондый хәлнең Минзәлә театры тарихында булганы юк иде», — диде ул.
Спектакльне Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм Татарстан дәүләт советы депутаты, «Кече ватан театрлары» партия проектының кураторы Людмила Рыбакова тамаша кылды.
«Театрның 85нче сезоны яңалыкларга бай булды. Театрның данлыклы җитәкчеләре, данлыклы артистлары бар. Яңа җитәкчелеккә театрның данын югалтмыйча, артистларын саклап эшләвен телим», — диде Камил Нәҗмиев.
Ул театрның телләрне, гореф-гадәтләребезне саклауга керткән өлешен билгеләп узды. Яңа спектакльнең гыйбрәтле булуын ассызыклады.
«Кече ватан театрлары» проекты кысаларында бик күп спектакльләр куела. Ләкин нәкъ менә монысын без бөтен республика буенча йөртергә тиешбез. Чөнки биредә күрсәтелгән тормыш күренешләрендә залда утырган һәркем үзен таныгандыр», — диде Людмила Рыбакова.
Театр артистларына һәм хезмәткәрләренә ТР Мәдәният министрлыгының һәм Театр җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары бирелде.
Театр өчен махсус язылган комедиясен драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев үзе куйды. Әсәр театрның яшь артистларын күздә тотып иҗат ителгән.
Спектакльдә вакыйгалар сүз яшь парларның өйләнешүенә бер еллыгында — ситса туй көнендә башланып китә. Дүрт пар мисалында кайсы очракларда гаиләнең сакланып калуын, кайсы очракта саклап калуның кирәк булмавын күрәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз