news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куярга әзерләнә

Музыкаль спектакльне калмык режиссеры Баатр Колаев куя.

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Музыкаль спектакльне калмык режиссеры Баатр Колаев куя. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә әлеге спектакльне сәхнәгә куючы Баатр Колаев хәбәр итте. Кичә ул Әтнә районында узган театр Сабан туенда катнашты.

Баатр Колаев татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның бу әсәрен “Нотр-Дам де Пари” мюзиклы белән чагыштырды. Режиссер әсәрне сәхнәгә кую өчен шактый кыскарткан, төп басымны ул Надир мәхдүм образына юнәлтә.

“Сүнгән йолдызлар” пьесасының төп геройлары – Сәрвәр белән Исмәгыйль. Сәрвәр сөйгәнен сугыштан алып калу өчен аның колагына агу сала, әмма егет чукракланып кына калмый, ә үлә. Сәрвәр дә саташа. Пьесада Сәрвәрне яраткан Надир мәхдүм образына да зур урын бирелә. Спектакль Камал һәм Тинчурин театрларында зур уңыш белән барды.

Надир мәхдүм роле - театрның яшь артисты, Кече шәһәр театрлары фестивале лауреаты Рөстәм Зиннуровка тәкъдим ителгән булган. Актер азәрбайҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясендәге Иблис роле белән киң танылды. Спектакльне Минзәлә театры сәхнәсендә Саха режиссеры Сергей Потапов куйган иде.

Рөстәм Зиннуров куелачак спектакльне һәм Надир мәхдүм роле турында фикерләрен белдермәде. Бары тик “Миңа Иблис роленнән соң бераз авыррак”, дип кенә әйтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100