news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Новороссийскида Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша

Спектакльне театр 9 июнь көнне күрсәтәчәк.

Минзәлә театры Новороссийскида Кече шәһәр театрлары фестивалендә катнаша
Михаил Захаров

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә ттара дәүләт драма театры коллективы хәзерге вакытта Новороссийск шәһәрендә. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Биредә Кече шәһәр театрлары фестивале бара һәм театр үзенең “Иблис” спектакле белән катнаша. Спектакльне алар 9 июнь көнне күрсәтәчәкләр. Спектакль фестивальнең Кече формалы спектакльләр номинациясендә катнаша.

Минзәлә театры фестивальгә барышлый, Элиста шәһәренә кереп, спектакльне күрсәтеп чыкты. Элиста – Минзәлә театрының баш рәссамы Валерий Яшкуловның туган ягы. Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, тамашачы спектакльне уңышлы кабул иткән.

Фотода фестивальнең жюри рәисе Игорь Скляр белән театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100