Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театры логотибын яңарту буенча конкурс игълан итте
Конкурсның төп шарты - логотипның Минзәлә театрының йөзен яңача танытуы.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 еллык юбилее уңаеннан театр логотибын яңарту буенча конкурс игълан итә. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
Конкурсның төп шарты — логотипның Минзәлә театрының йөзен яңача танытуы.
Тәкъдимнәр 2020 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Катнашучыларга яшь буенча чикләүләр куелмый. «Җиңүчене зур бүләк көтә», дип вәгъдә итә театр.
Хәзерге вакытта театр коллективы «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган спектакльләрен чыгару белән мәшгуль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз