news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театры коллективы театрга нигез салучы Сабир Өметбаев һәйкәленә чәчәкләр куйды

Сабир Өметбаевның бюсты театр алдындагы скверга урнаштырылган.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары театрга нигез салучы, аның беренче директоры һәм режиссеры булган шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Өметбаевның бюст-һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бу хакта “Татар-информ”га театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Театр коллективы Бөек Ватан сугышында һәлак булган театр артистлары Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов, Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимовларны искә алган.

Сабир Өметбаевның бюсты театр алдындагы скверга урнаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot