news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Казанга Островскийның "иң русча" әсәрен алып килде

"Яшенле яңгыр" спектакле “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнаша.

Минзәлә театры Казанга Островскийның "иң русча" әсәрен алып килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Камал театрының Зур залында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры үзенең яңа гына чыккан “Яшенле яңгыр” спектаклен күрсәтте. Бу – Александр Островскийның данлыклы “Гроза” пьесасы буенча яшь режиссер Зиннур Сөләйманов куйган спектакль.

Спектакль “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивалендә катнаша. Казанга ул шушы фестиваль кысаларында килгән иде.

Минзәлә театрының “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакльне Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, фестиваль спектакльләрен бәяләү өчен чакырылган танылган театр белгече Олег Лоевский, фестивальдә катнашучылар, республиканың театр белгечләре һәм журналистлар карады. Спектакль зур аншлаг белән башланып китте, басмаларга да тамашачылар тезелеп утырган иде.

“Гроза” - Островскийның 1859 елда язылган пьесасы. Театр белгечләре аны "иң рус" пьесасы дип саный. Төп героиня – Катерина. Ул өендә каты тәртип – “домострой” оештырган Кабаниханың (Кабанова) килене. Ул өйдәге “караңгы патшалыктан” иреккә омтыла. Әмма бу омтылышы аны үлемгә илтә.

Спектакльнең куючы рәссамы – театрның баш рәссамы Валерий Яшкулов. Ул сәхнә уртасына зур бассейн урнаштырган. Артистлар басмалардан һәм түмгәкләрдән сикереп йөри. Пьеса нигезендә яткан ирексезлек артистларга сәхнә киңлеге җитмәүдән үк тоемлана.

Сүз уңаеннан, театр быел яңа сезонын шушы “Яшенле яңгыр” спектакле белән Минзәләнең район мәдәният сараенда ачып җибәргән иде. Бу биредә зуррак сәхнәдә масштаблы спектакльне уйнавы уңайлырак булуы белән аңлатылды. Театр директоры Роберт Шәймәрданов әйтүенчә, спектакль Минзәләдә берничә тапкыр уйналган һәм һәрвакыт аншлаг белән уза. Спектакльгә татар телен белмәүче тамашачы күп йөри һәм колакчыннар җитмәү проблемасы да алга килеп баскан.

Фестивальнең һәр спектакленнән соң Нияз Игъламов җитәкчелегендә фикер алышу оештырыла. Анда театр белгечләре, спектакле күрсәтелгән театр җитәкчелеге, спектакльне куючы төркем һәм артистлар катнаша. Журналистларның катнашу мөмкинлеге дә бар. “Сәхнә” журналы баш мөхәррире Зиннур Хөснияр спектакльне театрның зур уңышы дип бәяләсә, театр тәнкыйтьчеләре мактау сүзләренә саранрак булды. Алар моны әле фикернең тупланып бетмәве белән аңлатты. Театр белгече Айгөл Габәши пьесаның һаман да актуальлеген югалтмавын, шәхси ирек темасының көн кадагында булуын билгеләп үтте. Шулай да Островскийда кеше белән җәмгыять нигезләре каршы куелса, спектакльдә кешеләр каршылыгына басым ясалуын ассызыклады.

Сәнгать белгече Рауза Солтанова костюмнар, декорацияләр буенча кимчелекләрне санады. Әйтик, бай кеше белән хезмәтче костюмында да аерма булмавына аптырады. “Әлеге спектакльнең бөтен проблемасы – режиссер һәм рәссам проблемасы”, - диде ул.

Ул шулай ук тәрҗемә текстында Островский аһәңе булмавына борчылу белдерде. Театр белгече Нияз Игъламов та тәрҗемәне яңадан каратып чыгарга кирәк булуын әйтте.

Мәгълүмат өчен. Уфа режиссеры Зиннур Сөләйманов Татарстан театрлары белән еш хезмәттәшлек итә. Бүген Камал театрының Кече сәхнәсендә режиссерның тагын бер спектакле тәкъдим ителәчәк. Анысы – Буа татар дәүләт драма театрының “Дуракуены” спектакле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100