news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры "Иблис"не дөньяга чыгара

Минзәлә театры 13 октябрьдә, сезон ачылышына кадәр, "Иблис" трагедиясен премьера алдыннан күрсәтәчәк.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры яңа сезонын 27 октябрьдә А.Н.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) спектакленең премьерасы ачырга планлаштырса да, 13 октябрьдә, сезон ачылышына кадәр, театр “Иблис” трагедиясен премьера алдыннан күрсәтәчәк.

“Иблис”нең авторы – азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвид. Режиссеры – дөньякүләм танылган режиссер, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов. Шигъри тел белән язылган пьесаны Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла тәрҗемә иткән. Рәссамы – Валерий Яшкулов. Балетмейстеры – Нурбәк Батуллин.

Мәгълүмат өчен: “Яшенле яңгыр” да, “Иблис” тә – “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы нигезендә куелган спектакльләр. Проект “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә. Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.

Бүгенге көндә Сергей Потапов “Иблис”нең репетицияләрен төгәлләп бетереп килә. Спектакль сәгать ярымлык. Театр директоры Роберт Шәймәрданов әлеге әсәрне Сергей Потаповның үзе тәкъдим итүен әйтте. “Ул аны үзе дә ишеткән генә булган. Шулай да без үзебезнең мәдәният министрлыгы аша Азәрбәйҗан мәдәният министрлыгына чыгып, материалны таптык, Ркаил Зәйдулла азәрбәйҗан телендәге төп нөсхәне файдаланып, менә дигән тәрҗемә ясады. Хәзер Ркаил берничә көн инде Минзәләдә, артистлар белән тел ягыннан эшли”, – ди.

Роберт Шәймәрданов Нурбәк Батулланың эшен дә бик югары бәяләде. Театр спектакль белән фестивальләргә йөрергә ниятли. “Сүз дә юк, бик катлаулы әсәр. Сергей татар менталилетына туры китерү өчен безнең белән киңәшеп, бик сак эшләде. Текстка да бик сак карадык. Бик көчле спектакль килеп чыкты. Шулай да татар тамашачысы ничек кабул итәр дигән курку бар”, – ди директор.

Спектакльнең рәсми премьерасы 17 ноябрьдә була. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге вәкилләре дә спектакль белән шул вакытта танышачак.

Искәртеп үтәбез, “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль программасы нигезендә куелган беренче спектакльне Әлмәт татар дәүләт драма театры 6 октябрьдә чыгарды. Чиратта – Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус театры. Алар 13 октябрьдә И.Бунинның “Темные аллеи” спектаклен сәхнәгә чыгара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100