news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театры «Хәтәр мәҗлес» драмасын чыгарды

Пушкин әсәрен татар теленә Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән.

Минзәлә театры «Хәтәр мәҗлес» драмасын чыгарды
Рәмис Нәҗмиев фотолары

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры А.С.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» әсәре буенча «Хәтәр мәҗлес» драмасын чыгарды.

«Пушкинның 1870 елда язылган „Пир во время чумы“ әсәренең бүген дә ни дәрәҗәдә актуальлеген күрәбез», диде спектакльне карарга килгән ТР Дәүләт советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан мәдәнияте» проектының Татарстандагы кураторы Людмила Рыбакова.

Ул Минзәлә театрын бик яратуын һәм биредәге һәр премьерага килүен ассызыклады.

Премьераны ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе, «Тантана» премиясенең жюри әгъзасы Нияз Игъламов, «Тантана» премиясенең жюри әгъзасы, журналист Айсылу Кадыйрова, Казаннан махсус килгән Кариев театры командасы да карады. 

Спектакльнең режиссеры — Тимур Шәрәфетдинов. Әсәрне татар теленә Йолдыз Миңнуллина тәрҗемә иткән. Рәссам — Юлия Ветрова. Композитор — Дмитрий Ефимов. Ут кую буенча рәссам — Максим Бирюков. Видеорәссам — Андрей Гордачев.

Спектакльдә Минзәлә театры труппасы тулысы белән уйный. 

news_right_1
news_right_2
news_bot