Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театры гастрольләргә җыена
Коллектив рус халык әкияте буенча куелган спектакль алып бара
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының “Морозко” яңа ел әкиятен җирле тамашачы һәм кайткан кунаклар бик яратып кабул иткән. Хәзер исә минзәләлеләр әлеге әкиятне республиканың башка районнарында яшәүче нәни тамашачыларга да тәкъдим итәргә ниятли. Спектакльне Аксубай, Нурлат, Мөслим районнарында күрсәтергә планлаштырыла.
Спектакль рус халык әкияте буенча театрның режиссеры Альберт Сәхәбетдинов тарафыннан сәхнәләштерелгән.
Һәр айның соңгы якшәмбесендә театрның үз бинасында репертуарда булган әкиятләр күрсәтелеп барачак, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлеге мөдире Нурсибә Адиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз