news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән ике Эльмира истәлегенә спектакль күрсәтә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры былтыр 3 февраль көнне берьюлы ике хезмәттәшен югалтты.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Минзәлә"). Минзәлә театры фаҗигале төстә үлгән Эльмира исемле ике актриса истәлегенә спектакль күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Минзәлә районы сайты. Бикбау клубында бер ел элек икесе берьюлы һәлак булган артисткаларны - Эльмира Гәрәеваны һәм Эльмира Әхмәтханованы искә алачаклар. 

Исегезгә төшерәбез, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры былтыр 3 февральдә юл һәлакәтендә берьюлы ике хезмәттәшен югалтты.

"Дүрт бала - сөекле әниләрен, әниләре - газиз балаларын, ә тамашачы яраткан артистларын югалтты. Кызларыбыздан башка бер ел вакыт үтте. Ә югалту ачысы әле дә йөрәкләрне әрнетә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, кызлар! Сезне сагынучыларга сабырлык бирсен, Аллаһы Тәгалә. 1 февраль көнне, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Эльмира Гәрәеваны һәм хезмәттәше Эльмира Әхмәтханованы искә алып, Минзәлә театры А.Коровкинның "Түтиләр" спектаклен Бикбау клубында хәйрия чарасы итеп сәхнәгә куя. (Нәкъ шул әсәр белән чыгыш ясап йөри иде Эльмирабыз ул көннәрдә)", дип хәбәр итә район сайты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100