news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов: «Акча булса, спектакль була»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры 27 октябрь көнне “Яшенле яңгыр” спектакле белән сезонын ачты.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры, Татарстандагы татар театрлары арасында беренчеләрдән булып, “Россиянең кече шәһәр театрлары” проекты буенча планлаштырылган спектакльләрен чыгарып бетерде. Театр ноябрь аенда “Иблис” драмасын премьера алдыннан күрсәтсә, 27 октябрь көнне “Яшенле яңгыр” спектакле белән сезонын ачты.

Мәгълүмат өчен. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында Азәрбәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын һәм Островскийның “Гроза” пьесасы буенча “Яшенле яңгыр” спектаклен сәхнәгә чыгарды. Беренчесен күренекле Саха режиссеры Сергей Потапов сәхнәләштерсә, икенчесен – татар театрлары белән актив эшли башлаган яшь режиссер Зиннур Сөләйманов куйды.

“Сезонны 600 урынлы район мәдәният йортында ачтык. Халык шыгрым тулы иде. Беткәч тә, залдан чыгарга ашыкмыйча, 15 минут буе кул чабып тордылар. 26нчы ел эшләп мондый тамаша күргәнем булмады”, - дип сөйли театр директоры Роберт Шәймәрданов “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Спектакль бер антракт белән 2 сәгать 45 минут бара. Сәхнә уртасына 8х8 үлчәмле бассейн ясатып, аңа 9 тонна су тутырылган. “Без бит ике спектакльгә 300 мең сумлык аяк киеме генә алдык. Ут та, су да, костюмнар да – барысы да тамашачыга эшләде. Акча булса, мондый спектакльләр чыгарып була икән”, - ди ул.

Роберт Шәймәрданов үзләренең ике премьерасы белән дә “Кече шәһәр театрлары” фестивале кызыксынуын әйтте. Әлеге фестиваль - Россиядәге иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе.

“Яшенле яңгыр” спектаклен Казан тамашачы Камал театрының Зур залында “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында - 13 декабрьдә карый алачак.

Март аенда Минзәлә театрының Казан гастрольләре көтелә.

Мәгълүмат өчен. “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль проекты “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча тормышка ашырыла. Кече шәһәрләр исәбенә халкы 300 меңнән кимрәк булган шәһәрләр керә.
Исемлеккә Әлмәт, Түбән Кама, Минзәлә, Буа һәм Бөгелмә дәүләт театрлары һәм муниципаль театрлардан Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама шәһәре Яшь тамашачы театры кергән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100