news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры 83нче сезонын ачты

Сезон ачу тантанасында узган сезонга нәтиҗә ясадылар, артистларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр.

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ", "Минзәлә", Дильфас Галиев). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры чираттагы-83 нче сезонын ачты, дип яза район басмасы.
 
Театрда сезон ачылу-һәрчак тантаналы , дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга.
 
Ул театр бинасында тулы тамаша залында үтте. Сезон ачу тантанасында узган сезонга нәтиҗә ясадылар, артистларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Номинантларга диплом һәм махсус премияләрне Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева тапшырды. Быелгы сезонда Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар үз премияләрен булдырган, аларның театр өлкәсендәге стаҗлары икесенеке бергә 100 елга якын һәм алар премияне театр артисткасы Эльвира Хайретдиновага тапшырдылар.
 

Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры коллективы Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” музыкаль драмасы премьерасы белән ачып җибәрде. Спектакльнең реҗиссеры-Калмык Республикасының  атказанган сәнгать эшлеклесе Баатр Колаев, рәссамы- РФ һәм Калмык республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, биюләрне “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты- Нурбәк Батулла куйган. Әлеге спектакльгә көйләрне  Хакасия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Олег Чебодаев язган. Бу спектальдә тамашачы мәхәббәтен яулаган артистлар да, яшь перспективалы артистларыбыз да катнаштылар. Артистлар үз рольләрен искиткеч дәрәҗәдә, зур осталык белән башкардылар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100