news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә татар театры Уфада гастрольләрен башлый

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Уфага чираттагы иҗат сәфәренә килде

(Уфа, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Уфага чираттагы иҗат сәфәренә килде.
Бу юлы кунаклар Башкортстан башкаласына иң яхшы 4 спектаклен алып килгән. Бүген алар Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында “Качаклар” спектаклен тәкъдим итә. Аннан соң алдагы көннәрдә “Тамгалы мәхәббәт”, “Мулла” һәм “Гашыйклар кәмите” тамашаларын күрсәтәчәк минзәләлеләр.
Минзәлә театры Уфада булганда, алар чыгыш ясаган Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры коллективы да Татарстанга алмаш гастрольләргә чыгып китте. Нурлылар Татарстанның Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендә һәм Мөслим районы үзәгендә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot