news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә татар театры сәхнәсендә – Туфан Миңнуллинның “Мулла”сы

Бүген Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры яңа концерт сезонын ачып җибәрә

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Минзәләнең Сабир Өметбаев исемендәге Татар дәүләт драма театры яңа концерт сезонын ачып җибәрә. Тамашачы хозурына артистлар күренекле драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Мулла” премьерасын тәкъдим итә.

Минзәлә театры 1935 елда колхоз-совхоз театры буларак оештырыла. Аңа нигез салучы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сабир Өметбаев була. Сәхнәдә беренче спектакль булып Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” пьесасы уйнала. 1939 елда Мәскәүдә үткән Татар сәнгате һәм әдәбияты Декадасы чараларыннан соң театрга “Минзәлә Татар дәүләт драма театры” исеме бирелә.

1996 елда татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен Минзәлә театры Сабир Өметбаев исемен йөртә башлый, һәм коллектив ТР Президентының Мактаулы Грамотасы белән бүләкләнә. 1992 елдан театр белән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәмәрданов җитәкчелек итә.  

Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектаклен режиссер Дамир Сәерханов куя. Спектакль бизәлешен – Татарстан халык рәссамы Сергей Скоморохин тәэмин итә. Музыка авторы – Юрий Чаплин. Төп мулла Әсфәндияр ролен ТР халык артисты Нур Хөсәенов башкара.

Минзәлә театрыннан алган мәгълүматка караганда, яңа сезонда театр милләтәшләребез хозурына  шагыйрь Ренат Харис поэмасы буенча “Күзләреңне үбеп” спектаклен тәкъдим итмәкче.       



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100