news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә татар театры Казахстаннан II Халыкара Каспий яны илләре фестиваленнән кайтты

Артистлар Уральскида Г.Тукай музеенда да булган.

(Минзәлә, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Минзәлә"). С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казахстанның Актау шәһәрендә узган II Халыкара Каспий яны илләре фестиваленнән кайтты, дип яза җирле басма.

Исегезгә төшерәбез, 13 сентябрь көнне Минзәлә театры Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән фестивальне ачып җибәрде. Фестивальдә Иран, Төрекманстан, Әзербайҗан һәм башка республикалардан, барлыгы тугыз илдән, иҗади коллективлар катнашты.

Шулай ук артистлар Уральскида Г.Тукай музеенда да булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot