news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонын ачты

Яңа сезонда Әнгам Әтнабаевның “Кыз урлау” музыкаль комедия премьерасы күрсәтелде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 84 нче сезонын ачты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллектив яңа сезонны Әнгам Әтнабаевның “Кыз урлау” музыкаль комедия премьерасы белән ачып җибәрде.

«Минзәлә театры коллективы өчен 2019 ел уңышлы булды. Алар Казахстанда һәм Мәскәү, Волгоград, Махачкала шәһәрләрендә чыгыш ясадылар. Узган ел нәтиҗәләре буенча “Ел артисты-2018” дигән номинациядә театрда махсус кубок булдырылды. Әлеге кубокка театр артисты Ильяс Закиров лаек булды», - диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100